Баулылы хөкем ителгән
Кеше һәм канун

Баулылы хөкем ителгән

Шәһәр прокуратурасы 39 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодексының 116.1нче маддәсе 2нче өлешендә каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип тапкан.

Суд барышында ачыкланганча, РФ Җинаятьләр кодексы 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча хөкем ителгән бу ир-ат 2022 елның 11-12 сентябрендә Баулы шәһәрендә танышларының йөзләренә берничә тапкыр суккан.

Гаепләнүче җинаять кылуын таныган. Суд бу ир-атка алты айга төзәтү эшләре һәм хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу  рәвешендәге җәза билгеләгән.


Нет комментариев