Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы танышына үтерү белән янаган

Гражданин А., танышының торагына законсыз төстә кереп, үтерү белән янаган. Ул элек тә шундый ук җинаяте өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Гражданин А., алкоголь исереклеге хәлендә, Баулы районының бер авылында яшәүче танышының өенә барган. Шул хәлдә аның белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга теләгән. Эчтән бикле ишекнең келәсен ватып, танышының рөхсәтеннән башка эчкә кергән.

Аннары йорт хуҗабикәсе белән низагка кереп, үтерү белән яный башлаган, кулына очлы предмет белән суккан.

Баулы суды быелның май башында А.ны хөкем иткән. Ул суд утырышында гаебен тулысынча таныган һәм үкенүен белдергән. Суд, алдагы хөкем карары буенча билгеләнгән җәзаны исәпкә алып,  аңа гомуми режимдагы колониядә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев