Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы танышын кыйнаган

Баулыда яшәүче бер егет, Яр Чаллы шәһәрендәге хостелда тукталганда, Сарапулдан килгән бер кеше белән сугышкан. Зыян күрүче күп санлы җәрәхәтләр алган.

Полиция хезмәткәрләре Баулыда яшәүче 25 яшьлек егетне танышын кыйнаган өчен тоткарлаган. Егет Яр Чаллы шәһәрендәге хостелда Сарапулдан килгән 53 яшьлек ир-ат белән исерткеч эчеп утырган. Дустанә аралашу низагка барып җиткән. Баулы егете ир-атка йодрыклары белән ташланган. Сарапул кешесе җитди җәрәхәтләр алган. Медиклар аны җирле хастаханәгә алып киткән. Ир-атның сул күзенә, битенә зыян килгән, берничә кабыргасы сынган.

Тоткарланучы егеткә карата “Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Баулылыга сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев