Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы талау нияте белән һөҗүм иткән

Баулы шәһәр прокуратурасы 43 яшьлек баулылыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Бу хакта шәһәр прокуроры урынбасары Артём Родионов хәбәр итте.

Суд аны Россия Җинаятьләр кодексының 162нче маддәсе 3нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда (бер төркем затларның, чит милекне урлау максатыннан алдан килешеп, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч булган көч кулланып, торакка законсыз кереп, һөҗүм итүе) гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, гаепләнүче, төркем составында алдан килешеп, төнлә, зыян күрүченең ирегенә каршы барып, Баулы шәһәрендәге күпкатлы торак йорттагы фатирына кергән. Кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы көч кулланып, аның банк картасын (аннары андагы 42500 сум акчаны), 5623 сумлык телефонын, 14790 сумлык алтын беләзеген, кул сәгатен алган.

Гаепләнүче суд утырышында гамәлләрен таныган, үкенүен белдергән.

Суд карары белән, аңа, биш елга иректән мәхрүм итеп, катгый режимдагы колониядә җәза үтү билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев