Баулы кешесенең җаваплылыкка тартылуы хакында Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, 51 яшьлек баулылы Әлмәт һәм Сарман районы Җәлил бистәсе кешеләреннән Халыклар дуслыгы орденнары урлаган. зыян – 675 мең сум. Урланган орденнарның берсе иясенә кайтарылган.
Аеруча кыйммәткә ия булган әйберләрне урлау турындагы җинаять эше судка җибәрелгән. Гаепләнүченең милегенә 1,6 миллион сумнан артык арест салынган.
Нет комментариев