Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы әнисенә кул күтәргән

Баулы шәһәр прокуратурасы әнисенә карата рәхимсез гамәлләр кылган 51 яшьлек хатын-кызга ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Бу хакта “Хезмәткә дан”га прокурор ярдәмчесе Светлана Сәхибгәрәева хәбәр итте.

Тикшерү барышында билгеле булганча, агымдагы елның 19 апрелендә элегрәк Баулы суд районының 1нче суд участогы мировой судьясы 2019 елның 22 октябрендә кабул иткән карар нигезендә, Россия Административ хокук бозу турындагы кодексының 6.1.1 маддәсе буенча 5000 сум штраф рәвешендә административ җәзага тартылган гражданка Ф. өлкән яшьтәге 79 яшьлек әнисенең фатирында, алкогололь исереклеге хәлендә, низаг чыгарган, аннары, әнисенең кулыннан эләктереп алып. Аны төрле якка боргалый башлаган. Нәтиҗәдә ана кешегә физик авырту китергән, тәне кара янган, сыдырылган.

Ул башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

Баулы шәһәр суды 2020 елның 14 сентябрендә кабул иткән карар нигезендә, гаепләнүче Ф. Россия Җинаятьләр кодексының 116.1нче маддәсендә күзалланган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган һәм аңа 120 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән. Россия Җинаятьләр кодексының 69нчы маддәсе 5нче өлеше нигезендә, әлеге карар һәм Баулы суд районының 1нче суд участогы мировой судьясы 23 апрельдә кабул иткән карар буенча билгеләнгән җәзаларны өлешчә кушу юлы белән, Ф.га 10 ай 15 көнгә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Шулай ук аңа Баулы районыннан чыгарга, яшәү урынын алыштырырга, массакүләм чараларга барырга ярамый, ул айга бер тапкыр җәза узуны контрольдә тотучы махсус органга теркәлергә барырга тиеш.

Баулы шәһәр прокуратурасы суд карарын хуплаган. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X