Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы наркотик әзерләгән өчен тоткарланган

Баулы шәһәр прокуратурасы 46 яшьлек баулылыга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд әлеге ир-атны Россия Җинаятьләр кодексының 228нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне (сату максатын күздә тотмыйча, зур күләмдә наркотик чараларны законсыз әзерләү һәм саклау) кылуда гаепле дип тапкан.

Суд барышында ачыкланганча, гаепләнүче 2021 елның җәендә, сату максатын күздә тотмыйча, шәхси куллануы өчен, Баулы шәһәренең “Баулы поссоветы” бакчачылык ширкәте территориясендә наркотик чара (кимендә 1,85 грамм мәк саламы экстракты) әзерләгән һәм законсыз рәвештә саклаган. Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре аны алда телгә алынган участокта тапкан һәм алган. Эксперт бәяләмәсе буенча, мәк саламы экстракты Россиядә контрольдә тотылучы Наркотик чаралар, психотроп матдәләр исемлегенә кертелгән наркотик чара булып тора һәм ул Россия Федерациясе закончалыгы һәм Россия Федерациясе халыкара килешүләре нигезендә тыелган һәм, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1002нче карары буенча, 1,85 грамм мәк саламы экстракты зур күләмдә булып санала.

Суд утырышы барышында, гаепләнүче җинаять кылуын таныган. Суд карары буенча, аңа, 2 ел сынау срогы белән, 1 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары үз көченә кергән.

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев