Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы миграция хезмәтен алдарга теләгән

Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы районында яшәүче 26 яшьлек А.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Әлеге баулылы җинаять кылуда гаепләнә, аерым алганда, Россиягә килгән чит ил гражданинын ялган исәпкә куюда.

Шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Максим Жолобов “Баулы-информ” мультимедия редакциясенә хәбәр иткәнчә, гаепләнүче А., Россия эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлегенә барып, Әрмәнстан гражданинының Россиягә килүе турында хәбәр иткән. Имеш әлеге ир-ат Кызылъяр авылында А.ның өендә тукталган. Чит ил гражданинының килү урыны турындагы мәгълүмат миграция исәбе дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән. Гаепләнүче А.ның гамәлләре чит ил гражданинын ялган исәпкә алуга китергән.

Гаепләнүче А. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

Баулы суд районы 2нче суд участогы мировой судьясы хөкем карары белән, гаепләнүче А. җинаять кылуда гаепле дип табылган, аңа дәүләт файдасына 10 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Баулы шәһәр прокуратурасы мировой судья карары белән ризалашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев