Баулылы хокуктан мәхрүм ителергә тиеш
Шәһәр суды Баулы шәһәр прокурорының Баулыда яшәүчегә карата транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турында административ дәгъвасы буенча эшне караган.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Баулы шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек кешенең “В”, “В1(AS)”, “С”, “С1”, “М” категорияле транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукы турындагы таныклыгы булуы ачыкланган. Шулай ук аның психоактив матдәләр куллану белән бәйле рәвештә наркологик исәптә торуы да билгеле булган.
Психоактив матдәләр куллану транспорт чарасы белән идарә итүгә медицина ягыннан тыелу күрсәткечләре исемлегенә керә.
Психоактив матдәләр кулланган зат транспорт чарасы белән идарә иткәндә, юл-транспорт һәлакәтләре булу, гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килү куркынычы туганга күрә, суд, прокурор дәгъва язган таләпләрне нигезле һәм канәгатьләндерелергә тиеш, дигән карарга килгән.
Карар законлы көченә кермәгән әле, дип хәбәр итә Баулы шәһәр суды матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев