Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы хезмәт закончалыгын бозган

Баулы шәһәр прокуратурасы крестьян-фермерлык хуҗалыгы (КФХ) башлыгы М. эшчәнлегендә хезмәт закончалыгы үтәлешен тикшергән. КФХның төп эшчәнелге – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү.

 Тикшерү барышында ачыкланганча, КФХ башлыгы эшчәнлегендә хезмәт закончалыгы бозылган.

Россия Хезмәт кодексының 212нче маддәсе, шулай ук “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында”гы Федераль законның 4нче маддәсе 2нче өлеше һәм 8нче маддәсе 1нче өлеше нигезендә, эш бирүче Хезмәт шартларын махсус бәяләү турындагы закон нигезендә эш шартларын махсус бәяләүне үткәрергә тиеш.

КФХ башлыгы, Россия Хезмәт кодексының 212нче маддәсен бозып, хуҗалыктагы җиде хезмәткәргә карата хезмәт шартларын бәяләүне уздырмаган.

Шулай итеп, эш бирүченең хезмәт шартларын бәяләүне үткәрмәве куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирүче шартларда Россия Хезмәт кодексының 2нче маддәсе 5нче абзацы, Россия Конституциясенең 37нче маддәсе 3нче өлеше белән гарантияләнгәнчә, затларның хезмәткә хокукын боза.

 Баулы шәһәр прокуратурасы, эш бирүче эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру тәртибен бозган өчен яки аны уздырмаган өчен административ производство кузгату турында Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясенә карар җибәргән.

Татарстан дәүләт хезмәт инспекторы карары белән КФХ башлыгы административ хокук бозуда гаепле дип табылган һәм аңа 7000 сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев