Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы хезмәт хакын суд аша алуга ирешкән

Автоягулык салу станциясенә оператор ярдәмчесе булып эшләгән баулылы хезмәт хокукларын яклау турында дәгъва белән Баулы шәһәр судына мөрәҗәгать иткән. Баулы шәһәр сулы консультанты Светлана Закирова әлеге эш турында мәгълүмат бирде.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, персоналлар туплау белән шөгыльләнүче фирма Ивановны (фамилия үзгәртелде) шәһәрдәге автоягулык салу станцияләренең берсенә эшкә урнаштырган. Аның эшләү факты эш вакытын исәпкә алу журналы белән дәлилләнгән. Шунда эшләүче шаһитлар да хезмәт хакларын өлешчә генә алуларын, фирма алар белән тулысынча исәп-хисап ясамавын әйткәннәр.

Җавап бирүче суд утырышына килмәгән, хезмәт хакы түләүгә кагылышлы дәлилләрен китермәгән.

Суд карары белән Ивановның дәгъва гаризасы тулысынча канәгатьләндерелгән, хезмәт хакының калган өлеше аның файдасына түләттерелгән.

 Суд карары белән килешмәгән очракта, бер ай эчендә шикаять бирергә мөмкин.

Фотоhttps://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев