Баулылы иректә озак йөрмәгән
Баулы шәһәр прокуратурасы административ күзәтчелектән качып йөргән баулылыга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Архипов “Хезмәткә дан” газетасы редакциясенә хәбәр иткәнчә, 54 яшьлек баулылы, суд хөкеме тәмамланмаган килеш, узган елның маенда төзәтү колониясеннән азат ителгән.
Суд карары нигезендә, аңа административ күзәтчелек билгеләнгән. Суд аңа 23-6 сәгатьләрдә яшәү урыныныннан читтә йөрүен тыю рәвешендә чикләү билгеләгән. Шулай ук ир-ат, теркәү өчен, айга бер тапкыр полициянең территориаль органына килергә тиеш булган.
Ләкин ул, нигезле сәбәпләрсез, аңлы рәвештә, билгеләнгән яшәү урынына килмәгән, һәм, исәпкә кую өчен, Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлегенә дә бармаган.
Фото: pixabay.com
Гаепләнүче суд утырышында гаебен тулысынча таныган, үкенүен белдергән.
Суд карары белән аңа катгый режимдагы колониядә сигез айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев