Баулылы эчкән, урлаган
Кеше милкен урлап, гражданинга зур зыян салган 49 яшьлек баулылыны җинаять кылуда гаепләү буенча дәүләт гаепләвен Баулы шәһәр прокуратурасы яклап чыккан. Әлеге эш турында тулы мәгълүматны редакциягә Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов хәбәр итте.
Гаепләнүче Л.ның, исерек хәлдә, танышының йортыннан биш мең сумлык кәрәзле телефон урлавы ачыкланган. Ул җинаять кылган урыннан качып киткән һәм урлаган милек белән үзе теләгәнчә файдаланган.
Гаепләнүче алдан үткәрелгән тикшерү барышында үз гаебен тулысынча таныган. Алдан тикшерү барышында гаепләнүче үзе салган матди зыянны зыян күрүчегә кире кайтарган.
Баулы шәһәр суды карары буенча, гаепләнүче җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа, бер ел сынау шарты белән, бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Хәзер гаепләнүче айга ике тапкыр махсус дәүләт органына барып теркәлеп торырга, әлеге орган рөхсәтеннән башка яшәү урынын үзгәртмәскә тиеш.
Баулы шәһәр прокуратурасы шәһәр суды карары белән ризалашкан.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев