Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы чит акчага кызыккан

Гражданин Н., Баулы районы авылларының берсендәге йортка законсыз рәвештә үтеп кереп, акча урлаган. Әлеге эш турында редакциягә Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов хәбәр итте.

Кыш ахырында 42 яшьлек Н., алдан уйлап, файда алу максатыннан, район авылларының берсендә М. яшәгән йортка үтеп кергән һәм 52 мең сум акча урлаган. Аннары җинаять урыныннан качып киткән.

Полиция хезмәткәрләре башлангыч тикшерү барышында урланган 50 мең сум акчаны угрыдан алганнар. Калган ике мең сумын гаепләнүче зыян күрүчегә үзе биргән.

Гаепләнүче Н. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

Баулы шәһәр суды, гаепләнүче Н. җинаять кылуда гаепле, дип тапкан һәм аңа, бер ел сынау срогы белән, ике елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем ителүче Н., махсус дәүләт органына хәбәр итмичә, яшәү урынын һәм эш урынын алыштырырга тиеш түгел, шулай ук ул әлеге органга теркәлү узарга барырга тиеш.

Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы шәһәр судының хөкем карары белән ризалашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев