Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Баулы шәһәр прокуратурасы балигъ булмаган баласын тәрбияләргә алимент түләүдән читләшүе өчен 39 яшьлек баулылыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Бу хакта редакциягә Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов хәбәр итте.

Ухта шәһәре Водненск суд участогы җәмәгать судьясы суд приказы нигезендә гаепләнүче балигъ булмаган баласын тәрбияләргә алимент түләргә тиеш булуы ачыкланган. Хезмәт хакының дүрттән бер өлешен ул, 2010 елның ноябреннән башлап, балага 18 яшь тулганчы, аңа биреп барырга тиеш. Әмма гаепләнүче, суд карары турында белсә дә, 2019 елның октябреннән агымдагы елның февраленә кадәр алимент түләмәгән. Шулай ук ул ирекле рәвештә матди ярдәм күрсәтмәгән һәм алиментлар буенча бурычларын түләү өчен бернинди чаралар да күрмәгән.

Суд тикшерүе барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.

Баулы шәһәр суды аны җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм бер елга сынау вакыты белән алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем ителүче яшәү һәм эш урынын махсуслаштырылган дәүләт органы хәбәреннән башка үзгәртергә тиеш түгел, шулай ук ай саен әлеге органда теркәлү узарга тиеш.

Баулы шәһәр прокуратурасы беренче инстанция суды карары белән килешкән.

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев