Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.
Р.Абдулхаков, Д.Пономарёв, Р.Сәлахов, И.Попов һәм Д.Стрелкин, автомобильне айнык булмаган килеш йөрткән өчен, 19 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45әр мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
Дәүләт автоинспекциясе искәртүенчә, исерек килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу.
Нет комментариев