Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.
Р.Шафиков, И.Зәйдуллин, Ю.Антонов, А.Ганиев, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 30 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
В.М.Хисмәтуллин, К.А.Давтян, Д.А.Жарый 10 тәүлеккә административ арест рәвешендәге җаваплылыкка җәлеп ителгән (җәзаны административ тәртиптә арест салынган затлар өчен махсус урында узу каралган).
Нет комментариев