Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылар, сак булыгыз: мошенниклар тик ятмый

Эчке эшләр бүлегенә гражданнардан законсыз финанс пирамидалары эшчәнлеге белән бәйле мөрәҗәгатьләр еш керә. Аларны анализлау финанс пирамидаларының интернет киңлекләренә күчүен күрсәтә.

Соңгы елларда интернетта югары керемле инвестиция фондларына охшаш мошенниклык проектлары, ягъни виртуаль финанс пирамидалары (хайп-пирамидалар) күренә башлады.

Хайп – югары керемле инвестиция фондларына охшаш мошенниклык проекты. Болар, нигездә, электрон һәм криптовалюталар белән эшли торган онлайн-проектлар. Аларны түбәндәге төрләргә бүлеп карыйлар:

  • озак вакытлы проектлар – зур булмаган процентлар түләнә, гадәттә, көненә бер процент. Акчалар атнага бер тапкыр яки берничә көнгә бер тапкыр күчәргә мөмкин. Түләүләрне дә сирәк кенә кертергә кирәк, мәсәлән, атнага бер мәртәбә. Мондый хайп-проектлар бик озак яшәргә мөмкин (ике елга кадәр). Хәер,нигездә, алар алты-тугыз ай дәвам итә.
  • уртача вакытлы проектлар – процентлары күбрәк (бер-өч процент). Процентлар көн саен түләнә, автомат рәвештә һәм тиз. Мондый проектлар, гадәттә, бер-ике ай дәвам итә.
  • тиз яки кыска вакытлы проектлар көненә биш-илле процент вәгъдә итә. Түләү һәм керем дә көн саен була. Мондый проектлар, нигездә, берничә көн генә дәвам итә, бер ай да яшәргә мөмкин.

 Россиядә хайп-проектлар соңгы җиде елда аеруча активлашып киткән. Алар, нигездә, чит илләрдә күп теркәлгән. Гражданнар, сайтлардагы рекламага алданып, аларга акча күчерә, һәм, имеш,  көн саен (яки күпмедер вакыт эчендә) аларның шәхси кабинетына күпмедер күләмдә процентлар түләнә. Ул процентлар проектка кушылган яңа кешеләр түләгән акчалардан алына. Әлеге проектларның рәсми сайтларында процентлар отышлы инвестицияләр хисабына түләнүе язылса да, күпмедер вакыт узгач, процентлар түләргә акча җитми башлый. Чөнки яңа кешеләрдән керүче акча күләме процентлар алырга теләүчеләр саныннан кимрәк була башлый. Шулай итеп әлеге проектлар ябыла. Акчаларын кире кайтарып өлгермәгән кешеләр алардан колак кага.

Узган елда халык арасында түбәндәге компанияләр аеруча популяр булган: WinWin people, Кэшбери, Airbit Club, Меркурий глобал, Феникс трейд, Tokenizer, Full Relax, Суперкопилка, PlatinCoin, Alpha Cash, First National Group, Ini Mark, MaxiMarkets, Eobot, Bit Points, Cap EX24, Loany 24, Вдолг.ру һәм башкалар.

Акчаларыгыздан колак какмас өчен, әлеге һәм аларга охшаш компанияләр биргән вәгъдәләргә ышанып бетмәскә кирәк, мошенниклар тозагына эләгүдән саклану зарур.

Фото https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев