Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылар Росреестр белгеченә сорау бирә ала

Күчемсез милек рәсмиләштергәндә, бушлай консультацияне ничек алырга?

Татарстан буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр уздыра. Гадәткә кергәнчә, территориаль бүлекләрдә идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә. Кешеләр Казанга бармыйча гына мәгълүматлар ала, күчемсез милекне дәүләт һәм кадастр исәбенә куйганда килеп туган проблемалар, идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләр буенча сорауларына җавап таба. Моның өчен консультация узачак территориаль бүлек телефоны яки идарәнең үзәк аппараты кабул итү телефоны аша алдан язылу зарур (әлеге мәгълүмат ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында күрсәтелгән).

Күчмә консультацияләрнең тулы графигын идарәнең рәсми сайтындагы “Обращения граждан” бүлегеннән карарга мөмкин (www.rosreestr.tatarstan.ru).

Күчемсез милек рәсмиләштерү белән бәйле сорауларга җавапларны Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасарлары график буенча кабул итә торган күчмә кабул итүләрдә генә түгел, ә интернет аша онлайн-режимда да алырга мөмкин. Татарстан буенча Росреестр идарәсе Skype бушлай аралашу программасы ярдәмендә гражданнарны видео-кабул итүне оештыра. Шул рәвешле теләсә кайсы кеше үзен кызыксындырган сорауны онлайн-режимда бирә ала. Ведомство җитәкчелегенә видео-кабул итүгә язылу өчен, skype@rosreestr.org адресына заявка тапшыру зарур. Заявкада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш: кешенең исеме, фамилиясе, атасының исеме, Skype логины, телефон номеры (өй яки кәрәзле телефон), электрон адресы, бирергә теләгән сорау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев