Баулылар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр
Кеше һәм канун

Баулылар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр

Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр иткәнчә, айнык булмаган хәлдә транспорт чарасын йөрткән кешеләр машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителәләр.

А.А.Әхәтов, Р.Р.Габбасов, И.М.Мөхәммәтгалиев, И.Г.Дәүләтбаев, А.В.Карманов, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 18-20 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 30 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.


Нет комментариев