Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылар игътибарына: йортлардан файдалану кагыйдәләре үзгәрде

Кагыйдәләр 2022 елның 1 мартында үз көченә кергән.

Россия төзелеш министрлыгының 292 санлы боерыгы (14.05.20021 ел) нигезендә, торак биналарыннан файдалану кагыйдәләре расланган. Алар нигезендә, дәүләт һәм муниципаль торак фондларының торак биналарыннан, шулай ук гражданнарга һәм юридик затларга милек хокукында бирелгән торак биналарыннан файдалану, торак бинасында яшәүче гражданнарның, күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитария-гигиена, экологик һәм башка закон таләпләрен үтәүне исәпкә алып, гамәлгә ашырыла.

Ул кагыйдәләр социаль найм килешүе, социаль найм торак фондының торак бинасы найм килешүе  буенча бирелә торган,  күпфатирлы йортта гражданнар һәм юридик затларга милек хокукында бирелгән торак биналарына кагылышлы.

Кагыйдәләр торак биналарыннан файдаланучыларның конкрет бурычларын билгели. Мәсәлән, милекче, күпфатирлы йорттагы фатирдан файдаланучы буларак, түбәндәгеләрне үтәргә бурычлы:

– бинаны тиешле максатта файдаланырга;

– йортта яшәүче гражданнарның, күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне исәпкә алырга;

– бинаның сакланышын тәэмин итәргә;

– торак бинасын тиешле хәлдә сакларга;

– торак бинасында, подъездларда, лифтлар кабиналарында, баскыч мәйданчыкларында күзәнәкләрендә чисталык һәм тәртип сакларга;

–  торак бинасы һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ