Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыда йортны сату килешүе дөрес түгел дип табылган

Мирасчы хатын-кыз, Баулы судына мөрәҗәгать итеп, торак йортны сату-сатып алу килешүеннән риза булмавын белдергән. Сатып алучы исә теркәү исәбеннән төшүләрен таләп иткән. Баулы суды консультанты Светлана Закирова редакциягә әлеге эш турында тулырак аңлатма бирде.

Йорт хуҗасы – ир-ат И. – вафат булганнан соң, йортның яңа милекчесе әлеге ир-атның мирасчысыннан әлеге йорттан исәптән төшүен таләп итә башлаган. Шул чагында гына хатын-кыз И. вафаты алдыннан риэлторга ышаныч кәгазе биргәнлеген белгән. Риэлтор исә әлеге ир-ат исеменнән йортны сату килешүе төзегән. Ләкин И. вафатыннан соң бернинди акча да калдырмаган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, килешү төзү һәм аннан соңгы вакыйгалар шактый кыска вакыт эчендә булган. Килешү төзегәндә И. стационар дәвалануда булган, һәм йортны сатучы сыйфатында эшләгән риэлтор сату килешүе буенча түләүләрен судка дәлилли алмаган. Сатып алучы милеккә хокукын теркәгәннән соң йортка күченмәгән, анда яшәмәгән, ә йортта элегрәк теркәлгән кешеләр анда пропискада калган.

Суд, гражданлык эшләрен карап, килешүне дөрес түгел дип тапкан, мирасчы хатын-кыз һәм аның балаларының йортта теркәлү хокукын раслаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев