Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыда ялган документ өчен хөкем иткәннәр

Октябрьский шәһәре кешесе Баулы районы территориясендә ялган машина йөртү таныклыгы белән тоткарланган.

Октябрьский шәһәреннән 27 яшьлек И.  быелның сентябрендә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш, ачыкланмаган заттан ялган документ – фотосы ябыштырылган машина йөртү таныклыгы алган һәм аннан куллана башлаган.

4 октябрьдә Казан-Оренбург автоюлының 365нче чакрымында Баулы районы территориясендә ВАЗ-21053 автомобиле белән идарә иткәндә, аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан. Документларны тикшерү барышында, гаепләнүче ЮХИДИ хезмәткәренә ялган таныклыгын күрсәткән, ул патруль хезмәте хезмәткәрендә шик уяткан.

Гаепләнүче И. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

Гражданин И. белә торып ялган документ куллануда гаепле дип табылган. Аңа дәүләт файдасына 10 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

ТР Баулы шәһәр прокуратурасы мировой судья хөкем карары белән ризалашкан.

Ялган документ әзерләгән һәм саткан кешегә карата материаллар аерым производствога тупланган, дип хәбәр итте ТР Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов “Хезмәткә дан” газетасына.

Фото http://avtozakony.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев