Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыда урлашулар кимегән

Баулы шәһәр прокуратурасында район хокук саклау органнары җитәкчеләренең координация киңәшмәсе узды. Анда 2019 елның дүрт аенда эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды.

Чыгышлардан күренгәнчә, агымдагы елда теркәлгән җинаятьләр саны сизелерлек кимү күзәтелә (2018 елның дүрт аенда – 124, 2019 елның шул чорында – 104). Гыйнвар – апрель айларында автотранспорт чараларын урлау саны арткан, ә башка җинаятьләр саны кимегән. Мәсәлән, урлашулар 50 процентка диярлек кимрәк теркәлгән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә эш күләме кимүгә дә карамастан, җинаятьләрнең ачылышы да кими. Бу хәзерге вакытта мошенниклык гамәлләренең күбесе социаль челтәрләр аша кылынуы белән аңлатыла. Баулылар, башка районнар һәм төбәкләрдә яшәүчеләр кебек үк, шикле затларның счётларына акча күчерүләрен дәвам итәләр. Шуның белән бәйле рәвештә, әлеге юнәлештә аңлату эшләре алып баруны активлаштыру турында карар кабул ителде.

Киңәшмәдә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау эшен оештыру мәсьәләсе дә каралды. Шәһәр прокуроры наркотик чаралары сату һәм наркопритоннар оештыру фактларын ачыклау кирәклегенә басым ясады, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев