Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыда ата кешегә кисәтү белдерелгән

Гаиләдән киткән кайбер әти кешеләр балаларын тәрбияләүдән, аларга матди яктан ярдәм итүдән, бала белән аралашудан туктый. Баулы шәһәр суды шундый бер ата кешегә кисәтү игълан иткән.

Баулы суды консультанты Светлана Закирова “Хезмәткә дан” газетасына хәбәр иткәнчә, әлеге ирнең элекке хатыны, балигъ булмаган балалар анасы судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Ул ирнең балаларны тәрбияләү һәм аларны матди тәэмин итү белән шөгыльләнмәвен күрсәтеп, аны ата хокукыннан мәхрүм итүне сораган.

Суд утырышында опека һәм попечительлек бүлеге вәкиле һәм прокурор хатын-кызның дәгъва гаризасын хупламаганнар, дәгъва гаризасы вакытыннан алда бирелгән дип тапканнар. Беренчедән, ир-ат аталык бурычын башкарудан баш тартучы буларак опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә тормый. Икенчедән аның белән бернинди профилактик эш алып барылмаган.

Суд, балигъ булмаган балаларның төрле яклап үсеше өчен аларны тәрбияләүдә ата һәм ананың икесенең дә катнашуы зарурлыгын игътибарга алып, дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан. Суд мондый карарны кабул иткәндә ата-ана хокукыннан мәхрүм итү соңгы чара булып торуын ассызыклаган һәм ир-атны балаларын тәрбияләүгә мөнәсәбәтен үзгәртү кирәклеге турында кистәтү ясаган.

Суд карары буенча,  ата-ана вазифаларын үтәүне контрольдә тоту опека һәм попечительлек органнарына йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев