Баулыда ата-ана хокукы кире кайтарылган
Ата-ана хокукларын чикләү – вакытлы чара, ул бала мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән. Ата-ана хокукын чикләүгә нигез булган шартлар бетерелсә, ата-ана баланы кире кайтарырга, чикләүне гамәлдән чыгарырга хокуклы.
Баулы шәһәр суды Баулы районында яшәүче хатын-кызның ата-ана хокукын кире кайтару турындагы дәгъва гаризасы буенча гражданлык эшен караган.
Суд ачыклаганча, элек ул хатын-кызның балигъ булмаган баласына карата ата-ана хокукы чикләнгән һәм аңа балага алимент түләү бурычы йөкләнгән булган. Суд, ана кешенең баласын тәрбияләүгә һәм аны карауга мөнәсәбәте үзгәрүне, бала мәнфәгатьләрен исәпкә алып, аның ата-ана хокукын кире кайтарган. Балигъ булмаган бала әнисе тәрбиясенә бирелгән, ана кеше алимент түләүдән азат ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев