Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулы юлларында гражданнарны яклау эшенә йомгак ясалды

Баулы районы башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Комиссия утырышында районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, “Казан-Оренбург” федераль автомобиль юлы кураторы һәм Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе чыгыш ясадылар.

Комиссия тарафыннан каралган төп мәсьәләләр – Баулы-Октябрьский автомобиль юлында велосипедчы зыян күргән юл-транспорт һәлакәте һәм 15 июньдә Баулы шәһәрендә Энгельс һәм Беренче Май урамнары чатында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды. Кызганычка каршы, ике очракта да зыян күрүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәгәннәр.

Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева уку елы һәм җәйге каникуллар вакытында балалар һәм мәктәп укучылары өчен үткәрелгән профилактик әңгәмәләр, тематик роликлар, экскурсияләр, викториналар һәм башка чаралар турында сөйләде.

– Мәгариф оешмаларында юл хәрәкәте иминлеге профилактикасы буенча эш даими рәвештә алып барыла, – дип сөйләде ул. – Тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыра. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә мәктәпләрнең юл иминлеге паспорты эшләп килә, мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге буенча мәгълүмати стендлар эленгән.

Юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе рәисе Ильяс Гозәеров, җәмәгать эшләреннән тыш, балалар белән өйдә дә эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте.

– Чараларны планлаштырганда, балаларның иминлегенә аерым игътибар бирелә,  – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Ильяс Гозәеров. – Бүгенге көнгә мәгариф учреждениеләре янындагы җәяүлеләр кичүләре тулысынча төзекләндерелгән, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балалар һәм ата-аналар җыелышларында балаларның юлларда үз-үзләрен тотышы мәсьәләсе буенча даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла. Ата-аналар, юлларда балаларның куркынычсызлыгына аерым игътибар биреп, алар белән даими әңгәмәләр үткәрсеннәр һәм балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдә үрнәк булсыннар иде.

“Идел-Нократ төбәге автомобиль юлларының федераль идарәсе” юл хуҗалыгы әйдәп баручы эксперты Илнур Мостафин юлларны эксплуатацияләү һәм ремонтлау темасын күтәрде.

“Казан-Оренбург” федераль юлында 381нче чакрымнан 390нчы чакрымга кадәрге участокта юлны ремонтлауны төгәлләү планлаштырыла, биредә юлны киңәйтү күздә тотыла.

Федераль юллар кураторы машиналарның, күбесенчә нефтьчеләрнең һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төп юлдан грунт юлына төшеп хәрәкәт итүләре өчен борчылуын белдерде. Мондый участокларга вак таш җәю яки каты өслекле участоклар ясау тәкъдиме яңгырады.

Комиссия утырышы шәһәрдә һәм район авылларында халык мөрәҗәгатьләре буенча өстәмә юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштыру турында фикер алышу белән тәмамланды.

– “Юл фонды” муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елда Баулы шәһәрендә Тынычлык урамында, Суворов һәм Пушкин урамнары чатында җәяүлеләр кичүен төзекләндерү эшләре планлаштырылган, – дип сөйләде Ильяс Гозәеров. – Ел саен җирле бюджеттан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларына акча бүлеп бирелә. 2019 елдан 2021 елга кадәрге чорда 48,7 миллион сумлык эшләр башкарылган.

Хәзерге вакытта өстәмә чаралар уздыру өчен акча җыела, кайбер мәгариф учреждениеләре янында юл хәрәкәте иминлеге буенча мәгълүмат күрсәткечләре (балалар макетлары) урнаштыру планлаштырылган. Гражданнар тротуарлар, ясалма тигезсезлекләр һәм юл билгеләре урнаштыру мәсьәләсе буенча еш  мөрәҗәгать итә. Барлык мөрәҗәгатьләр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү муниципаль комиссиясе утырышларында карала, анда әлеге чараларны үтәү зарурлыгы турында тиешле карарлар кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев