Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулы урамнарында исерекләр саны артты

2019 ел нәтиҗәләре буенча Баулы районында узган ел белән чагыштырганда алты процентка күбрәк җинаять теркәлгән (Татарстан буенча җинаятьчелек үсеше 14 процент тәшкил иткән).

Шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр иткәнчә, узган елда район буенча барлыгы 368 җинаять теркәлгән – соңгы елларда бары тик 2017 елда гына җинаятьләр аннан күбрәк булган. 2019 елда үтерүләр өчтән бер өлешкә күбрәк теркәлгән, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү һәм талау фактлары ике тапкыр диярлек күбрәк булган, шулай ук өч автомобиль урланган. 2018 елда мондый җинаятьләр булмаган.

Шул ук вакытта хокук саклау органнары җинаятьләрне ачу кимү тенденциясен үзгәртә алмады. Узган ел җинаятьләрнең нибары 66 проценты ачылган (2018 елда 70 процент). Әмма 2019 елда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр ачу артты һәм 72 процент тәшкил итте (Татарстан буенча – 40 процент).

Узган ел хокук саклау органнары наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау буенча шактый актив эшләгән. Ел дәвамында законсыз рәвештә наркотик матдәләр ясаган, сатып алган һәм саклаган өчен – 15, наркопритон тоткан өчен – дүрт, наркотиклар сату фактлары буенча җиде җинаять эше кузгатылган. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең ачылуы 78 процент тәшкил иткән (республика буенча – 41 процент).

Узган ел җинаять кылган өчен 216 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, аларның 29ы – хатын-кыз һәм, иң нык борчыганы сигез балигъ булмаган бала. Балигъ булмаганнар тарафыннан барлыгы алты җинаять кылынган (2018 елда дүрт).

2019 елда вак хулиганлык һәм җәмәгать тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган затлар саны кимегән. Шул ук вакытта спиртлы эчемлекләр кулланган һәм исерек килеш җәмәгать урыннарында күренгән өчен җаваплылыкка тартылучылар арткан, ягъни шәһәр урамнарында исерекләр саны күбәйгән. Исерек килеш кылынган җинаятьләр саны да очраклы гына артмаган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алкогольле продукция, аны сату тыелган, төнге вакытта да шактый еш сатып алына. Шулай ук сыраны рөхсәт документларыннан башка сату очраклары да булган.

Бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, шәһәр прокуратурасы полиция бүлегенә мондый фактларны ачыклау эшен активлаштыру турында күрсәтмә бирде. Нәтиҗәдә, узган елның декабренең берничә көнендә генә дә районның өч сәүдә ноктасында законсыз рәвештә сыра сату очраклары ачыкланды.

Хәзерге вакытта этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны күздә тоткан статьялар буенча гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.

Әлеге категориядәге хокук бозуларны ачыклау буенча эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев