Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулы спорт мәктәпләрендә закон бозу ачыкланган

Баулы шәһәр прокуратурасы 2нче спорт мәктәбендә – халыкның санитар-эмидемиологик иминлеге турындагы закончалык таләпләре үтәлешен, 3нче спорт мәктәбендә эшчәнлекнең кайбер төрләре лицензиясе турындагы закон үтәлешен тикшергән һәм закон бозуларны ачыклаган. Бу хакта редакциягә прокурор ярдәмчесе Светлана Сәхипгәрәева хәбәр итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2нче спорт мәктәбендә, халыкка хезмәт күрсәтү эшчәнлеге белән бәйле рәвештә, санитар кагыйдәләр һәм гигиеник нормативлар үтәлеше производство контроле алып барылмый, санитар-эпидемиягә каршы чаралар, аерым алганда, илкүләм аккредитация системасында  аккредитация узган сынап карау лаборатор үзәкләрен җәлеп итеп, лаборатор тикшерүләр үткәрелми.

Учреждениедә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә килүчеләр эчә торган су белән тәэмин ителмәгән (җитәрлек күләмдә стаканнар, кулланылган стаканнар өчен контейнер булмау).

Йөзү бассейнында су сыйфаты производство контроле программасы, микроклимат параметрлары, йөзүчеләр сулыш алу зонасында һава мохите торышы, тавыш һәм яктыртылыш дәрәҗәсе буенча лаборатор контроль тормышка ашырылмый, бассейн өслегеннән бактериологик һәм паразитологик анализлар үткәрелми. Шулай ук бассейн касәсендәге суга лаборатор контроль уздырылмый. Әлеге контроль түбәндәге күрсәткечләрне  билгеләү буенча тикшерүләрне үз эченә ала: а) органолептик (суның болганчыклыгы, төсе, исе)  – көндез яки кичен атнага бер тапкыр; б) суда калган зарарсызландыру реагентлары (хлор, бром, озон, хлор диоксиды) – бассейн эшли башлар алдыннан, аннары – дүрт сәгать саен; в) төп микробиологик күрсәткечләр – айга ике тапкыр; г) паразитологик  – кварталга бер тапкыр; д) хлороформ (хлорлаштырганда) яки формальдегид (озонлаштырганда) күләме – айга бер тапкыр.

Закон бозуларны тиз арада карау һәм бетерү максатыннан, әлеге факт буенча 2нче спорт мәктәбе директорына санитар-эпидемиологик законны бозуны бетерү турында күрсәтмә җибәрелгән.

3нче спорт мәктәбен комплекслы тикшерү барышында учреждениедә медицина эшчәнлеге алып барыла, тиешле җиһаз һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән медицина кабинеты эшләве ачыкланган. Биредә өч шәфкать туташы медицина эшчәнлеге алып бара, алар – спорт мәктәбенең штаттагы хезмәткәрләре. Ләкин спорт мәктәбенең медицина эшчәнлеге алып барырга лицензиясе юк. Лицензия булмаган килеш медицина эшчәнлеге алып бару биредә шөгыльләнүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Закон бозуларны тиз арада карау һәм бетерү максатыннан, әлеге факт буенча 3нче спорт мәктәбе директорына лицензия турындагы законны бозуны бетерү турында күрсәтмә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев