Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулы прокуратурасы түрәгә штраф салган

Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы муниципаль районы башкарма комитетында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында закончалык үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның августында баулылы Г. прокуратурага гариза биргән, гариза район башкарма комитетына юлланган. Ләкин мөрәҗәгатькә законда каралганча 30 көн эчендә җавап бирелмәгән.

Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча башкарма комитет хезмәткәре К.га карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.59нчы маддәсендә каралган административ хокук бозу (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында Россия Федерациясе закончалыгын бозу) турында эш кузгаткан. Хокук бозучыга дәүләт файдасына 5 мең сум штраф салынган.

Закон бозу бетерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев