Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулы прокуратурасы хокук бозуларны ачыклады

Баулы шәһәр прокуратурасы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турындагы законнарның үтәлешен тикшерде һәм районның алты авыл җирлегендә закон бозуларны ачыклады. Тулырак мәгълүматны «Баулы-информ» редакциясенә шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр итте.

Баулы районының рәсми сайтында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларын кулланып абонентларга бирелә торган эчәргә яраклы суның сыйфаты, суның сыйфатын билгеләнгән таләпләргә туры китерү буенча чаралар планнары һәм 2019 елга әлеге планнарның үтәлеше турында мәгълүматлар юклыгы ачыкланды.

Закон буенча җирле үзидарә органнары елга бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында абонентларга бирелә торган эчәргә яраклы суның сыйфаты, суның сыйфатын билгеләнгән таләпләргә туры китерү буенча чаралар планнары һәм әлеге планнарны үтәү нәтиҗәләре турында мәгълүматлар урнаштырырга тиеш.

Мондый хокук бозулар Кызыл Яр, Исергәп, Шалты, Салих, Удмурт Ташлысы, Покров-Урыстамак авыл җирлекләрендә ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев