Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулы кешесенә чикләүләрне үтәмәгән өчен яңа срок билгеләнгән

Ирекне чикләү рәвешендә җәзага тартылган кеше суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне үтәргә тиеш.

Ирекне чикләү – җинаять җәзасы төре, аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: суд хөкем ителгән кешегә билгеле бер бурычлар һәм чикләүләр билгели һәм кеше аларны җәмгыятьтән аерылмый гына үти. Махсус дәүләт органы ул чикләүләрнең үтәлү-үтәлмәвен тикшеерп тора.  Ирекне чикләү рәвешендәге җәзага хөкем ителгән кеше суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне үтәргә, шулай ук, чакырылган очракта, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясендә барырга тиеш.

Баулы шәһәр суды Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 314.1нче маддәсе 2нче өлеше буенча (административ күзәтү билгеләнгән кешенең суд тарафыннан федераль закон нигезендә билгеләнгән административ чикләүне үтәмәве) хөкем ителгән кешегә карата җинаять эшен караган.

Хөкем иҗтелшгән бу кеше 2021 елның октябрендә иректән мәхрүм итү урынынан чыккан һәм аңа алдагы хөкем карары буенча хөкем иҗтелү вакыты беткәнчегә кадәр административ күзәтү һәм чикләүләр билгеләнгән.  Ләкин ул аңлы рәвештә административ чикләүне үтәмәгән: 2021 елның ноябрендә полиция бүлегендә теркәлү узарга алдан билгеләнгән вакытка килмәгән, 2022 елның гыйнварында төнлә яшәү урынында булмаган.

Хөкем ителүче суд утырышында гаебен таныган. Суд, җәза билгеләгәндә, кылынган җинаятьнең җәмгыятькә куркыныч янау дәрәҗәсен, хөкем ителүченең шәхесен, шул исәптән аның гаебен йомшарту шартларын исәпкә алган һәм аңа катгый режимдагы төзәтү колониясендә сигез айга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.

Фото: https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев