Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулы кешесе махсуслашкан хезмәтләрне ун тапкыр ялган чакырткан

Янгын сагы, полиция, ашыгыч ярдәм яки башка махсуслашкан хезмәтләрне күрәләтә ялган чакырган өчен, бер мең сумнан алып, 1,5 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза каралган. Тик бу кайбер баулыларны туктатмый. Шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме шул хакта хәбәр итә.

Мондый кешеләрнең гамәлләре махсуслашкан хезмәтләр эшчәнлегенең нормаль оператив тәртибен боза, аларны төп бурычларын башкарудан бүлә.

Ләкин, кызганычка каршы, ялган чакыртулар еш булып тора. Баулы эчке эшләр бүлегенә нигезсез хәбәрләрне әллә ничә кат җибәрүчеләр дә бар.

Мәсәлән, Баулыда яшәүче Х. махсуслашкан хезмәтләрне ялган чакырткан өчен быел гына да ун тапкыр административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. Аның полиция бүлегенә юллаган хәбәрләренә карасаң, әле аңа полиция хезмәткәрләре яный, әле паспортын урлыйлар, таныш булмаган кешеләр кыйный, акчасы югала. Берсендә ул үзе үтерү турында хәбәр иткән. Быел әлеге шәһәрдәшебезгә салынган штрафлар күләме 10 мең сумнан артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев