Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулы аша ялган аракы алып баручы тоткарланган

Эчке эшләр министрлыгының Баулы бүлеге хезмәткәрләре безнең район территориясе аша легаль булмаган шәраб-аракы продукциясе алып бару фактын ачыклаган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Мәскәү-Чиләбе автоюлының 1261нче чакрымында Калуга кешесе идарә иткән “Вольво S80” автомобилен туктаткан. Транспортны тикшерү барышында, арткы утыргычта акциз маркалары һәм тиешле документлары булмаган яртышар литрлы 40 шешә аракы барлыгы ачыкланган. Әлеге эш, административ тикшерү өчен, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына җибәрелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев