Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Башкортстанда яшәүче ир-ат танышының күзенә пычак кадаган

Табын корып утырганда хуҗабикә хакында ямьсез сүзләр әйткән кунак һәлак була.

Уфа районара тикшерү бүлеге Кырмыскалы районында яшәүче 59 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Ул танышын үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 18 гыйнварда 59 яшьлек һәм 30 яшьлек ике ир-ат Прибельский авылына 82 яшьлек танышлары янына кунакка бара. Бераз салып алгач, иптәшләр талаша башлый. Яшьрәк ир-ат өйдәге карт хуҗабикәгә карата ямьсез сүзләр әйтә. Хуҗабикә бу вакытта исереп йоклап ята торган була. 

Талаш сугышка әверелә. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат ямьсез сүзләр сөйләгән 30 яшьлек ир-атның күкрәгенә, аннары күзенә пычак белән кадый. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була. Үтерүче исә качып китеп бара.

Хуҗабикә хатын йокыдан уянгач, өйдә ир-ат мәете табып ала. Ул полициягә хәбәр итә. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны бик тиз эзләп табалар. Сорау алганда ул үз гаебен таный.

Тикшерүчеләр җинаять урынын караган, тиешле экспертизалар билгеләнгән, шаһитларны сораштыралар, диелә бу хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/incident/22-01-2021/bashkortstanda-yash-che-ir-at-tanyshyny-k-zen-pychak-kadagan-5800767

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев