Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Бала сөрем газы белән агуланган

Баулыда балигъ булмаган малай сөрем газы белән агуланган. Бу хакта редакциягә Баулы шәһәре прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр итте.

Узган ел ахырында Ленин урамындагы йортның бер фатирында җиденче сыйныф укучысы сөрем газы белән агуланган. Аны вакытында медицина ярдәме күрсәтү генә коткарып калган.

Үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, агулануның сәбәбе – газ приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу булган – ваннада газ колонкасы урнаштырылган. Моның өчен шәһәр газ хезмәте тикшерүчеләре 2019 елның февралендә үк кисәтү ясаган булган. Әмма хуҗалар колонканы сүтүдән баш тарткан һәм бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган. Күпмедер вакыт колонка эшләгән, нинди дә булса проблемалар килеп чыкмаган. Тик бер ел узгач, кагыйдә бозу нәтиҗәсе үзен күрсәтте – ваемсызлык аркасында бала зыян күрде. Шуннан соң гына колонка демонтажланган.

Газ ягу приборларыннан файдаланучы барлык гражданнарга да кагыйдәләрдән искәрмә булмавын истә тотарга кирәк. Моңа тормыш өйрәтә –шундый ваемсызлык нәтиҗәсендә 12 яшьлек кызның душта үлүен баулылылар әле дә хәтерли. Исегезгә төшерәбез, фаҗига 2017 елның 11 декабрендә булды.

Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр прокуратурасы барлык кешеләрне дә газ хезмәте белгечләренең киңәшләрен тайпылышсыз үтәргә, приборларны бары тик алар белән килешеп кенә куярга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев