Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Алимент бурычы җыелган – хөкемгә тартылган

Баласына алимент түләүдән баш тарткан бер ир-ат гаепләнүче эскәмиясенә эләккән. Әлеге эш турында Баулы шәһәре прокуроры урныбасары Максим Жолобов хәбәр итте.

Баулы шәһәре прокуратурасы 36 яшьлек баулылыга карата РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьне (суд карарын үтәмичә, мөһим сәбәпсез балага алимент түләмәү берничә тапкыр кабатлану) кылуда гаепләү буенча кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

ТР Баулы суд районы 1нче суд участогы мировой судьясының 2017 елның 27 июнендә кабул иткән суд боерыгы нигезендә, гаепләнүче Ш. тугыз һәм җиде яшьлек балалары өчен 2017 елның 26 июненнән балалары балигълык яшенә җиткәнче барлык хезмәт хакының өчтән бер өлеше күләмендә алимент түләргә тиеш булган. Ләкин, суд карарын белә торып, кабат, өч ай дәвамында суд карарын үтәмәгән, алимент түләүдән качып йөргән. Әлеге вакыт эчендә алимент бурычы 47399 сум 7 тиен күләмендә җыелган.

Гаепләнүче башлангыч тикшерү һәм суд тикшерү барышында гаебен тулысынча таныган.

Баулы шәһәр суды аны җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм, ай саен хезмәт хакының биш процентын дәүләт файдасына тотып калып, алты айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.

Баулы шәһәр прокуратурасы беренче инстанция суды карары белән ризалашкан.

Фото: http://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев