Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Акча үзләштермәкче булган

Баулы шәһәр судына гариза белән бер ханым мөрәҗәгать иткән. Ул йорт сатучының аванс рәвешендә түләнгән акчаны кире кайтаруын таләп иткән.

Эш материаллары буенча, ханым торак йорт сатып алмакчы булган. Ул сатучы белән алдан бу турыда килешү төзегән. Аның шарты буенча ул торак хуҗасына бер миллион сум күләмендә аванс күчергән. Алар задаток турында килешү, акча тапшыру турында расписка төзегәннәр. Ләкин йортны сату-алу булмый кала. Сатучы акчаны кире кайтарудан баш тарта. Аның фикеренчә, сату-алу сатып алучы гаебе белән өзелә,  ә түләнгән сумма, задаток буларак, закон буенча, сатучыда калырга тиеш.

Судья мондый нәтиҗә ясый: алдан килешү буенча тапшырылган сумма задаток түгел, ә аванс була. Шуңа күрә түләнгән сумма төп сату-алу килешүе кем гаебе белән төзелми калуына бәйсез рәвештә, кире кайтарылырга тиеш. Суд карары буенча, сатучы йорт сатып алырга теләгән кешедән алынган бер миллион сум акчаны кире кайтарырга тиеш.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев