Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Агрессорларны йөгәнләү чарасы бар

Гаиләдә җәбер-золым – күпләр өчен киң таралган күренеш. Бу уңайдан ачылган суд эшләре, нигездә, кыйнау белән бәйле. 2018 елда гына да Баулы районында кыйнаган яки башка төр көч кулланган өчен, 66 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Җинаять эшләре дә ачылган.

Җинаять эшләре гаиләдә даими рәвештә кыйнау (РФ Җинаятьләр кодексының 117нче маддәсе – газаплау, җәберләү) очракларында ачыла. Гомумән алганда, Россия закончалыгында көнкүрештә кыйнаган яки башка төр физик көч кулланган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы сәламәтлеккә аңлы рәвештә төрле дәрәҗәдәге зарар китерү турындагы маддәләр нигезендә карала. Гаиләдә җәберләү аерым җинаять итеп каралмый, шәхескә каршы кылынган башка төр хокук бозулар һәм җинаятьләргә керә. Практика күрсәткәнчә, зыян күрүче, гадәттә, җинаятьчегә бәйле һәм шуңа күрә җәберләүләрдән китә алмый торган кеше була. Мировой судьялар бу уңайдан быелның февраль һәм март айларында кабул иткән берничә карарны мисал итеп китерик.

Мировой судья карары белән, гражданин И. 85 яшьлек әтисен кыйнап яшәүдә гаепле дип табылган. Дүрт очрак булуы ачыкланган.  Нәтиҗәдә улы өлкән яшьтәге әтисенә физик һәм психик зыян салган. Суд И.ның вакыт-вакыт спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын, профилактик әңгәмәләргә колак салмавын дә исәпкә алган. Нәтиҗәдә аңа ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән, исерткечләр сату кибетләренә һәм күңел ачу урыннарына баруда чикләү дә кертелгән.

Гражданин Н. алда телгә алынган 117нче маддә буенча күзалланган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган. Ул узган елның декабрендә һәм быелның гыйнварында, алкоголь исереклеге хәлендә, бергә яшәүче хатын-кыз белән низагка кереп, аны өч тапкыр кыйнаган. Өстәвенә, элегрәк, 2017 елда, Н. шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган, ләкин акылына килмәгән. Суд гаепләнүченең эш һәм яшәү урыны буенча бирелгән тискәре характеристиканы да исәпкә алган. Нәтиҗәдә аңа, ел ярымга сынау срогы белән, бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Элегрәк ике тапкыр хөкем ителгән гражданин Ш. берничә тапкыр низаг вакытында тормыш иптәшен кыйнауда гаепле дип табылган. Әлеге җәнҗалчы ир бер ел да өч айга колоние-поселениегә җибәрелгән.

Мисаллардан күренгәнчә, нигездә, җинаятьчеләрнең якыннары җәберләүгә дучар була, һәм алар еш кына алкоголь исереклеге хәлендә  зыян сала, дип хәбәр итә Баулы суд районы мировой судьялары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев