Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

24,5 елга хөкем ителгән Рамил Шәмсетдиновка карата хөкем карары үзгәртелмәде

24,5 елга хөкем ителгән Рамил Шәмсетдиновка карата хөкем карары үзгәртелмәде

21 апрельдә Апелляция буенча хәрби суд 24,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән солдат Рамил Шәмсетдиновка карата хөкем карарын законлы дип тапты. Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягындагы хәрби частьтә хезмәттәшләрен атып үтергән өчен хөкем ителде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте

«Икенче көнчыгыш округ хәрби судының хөкем карарын үзгәрешсез калдырырга, апелляция дәгъваларын канәгатьләндермәскә», — дип карар чыгарган суд коллегиясе. Шулай итеп, карар үз көченә керде һәм якын арада Рамил Шәмсетдиновны колониягә илтәчәкләр.

Чита шәһәрендә Икенче көнчыгыш округ хәрби суды 21 гыйнварда Рамил Шәмсетдиновны 24,5 елга каты режимлы колониягә хөкем итте, зыян күрүчеләрнең 9,8 миллион сумлык дәгъвасын канәгатьләндерде. Гаепләү солдатны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Зыян күрүчеләр хөкем карарын йомшак дип тапты, алар егетне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне таләп иткән иде. Яклаучылар исә җәзаны йомшартуны сорады. Шуңа күрә ике як та Чита суды карарына кабат тикшерүне дәгъвалады.

Шәмсетдинов Читада СИЗОда утыра, ул суд утырышын видеоэлемтә аша тыңлады. Ул үзе чыгыш ясамады, үзенең вәкилләре аша гына аралашты, диелә хәбәрдә.

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев