Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

1 сентябрьгә палаткалы лагерьларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре эшләнәчәк

Министрлык балалар палаткалы лагерьларына өстәмә профилактик тикшерүләр үткәрә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 1 сентябрьгә балалар палаткалы лагерьларына карата янгын куркынычсызлыгы таләпләрен әзерләячәк. Бу хакта ТАССка министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре Дәүләт янгын күзәтчелегенә палаткалы лагерьларга карата беркетмәләр төзергә мөмкинлек бирми, чөнки палатка тибындагы балалар лагерьларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча норматив таләпләр юк.

«1 сентябрьгә кадәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Янгынга каршы режимны һәм палатка тибындагы балалар лагерьларын проектлау һәм урнаштыруга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен билгеләү өлешендә янгын куркынычсызлыгы буенча норматив документларга үзгәрешләр кертәчәк», - диде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. Бу эш инде башланды, дип өстәде ул.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190592/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ