Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Торак милекчеләре җыелышлары читтән торып үткәреләчәк

    Россия хөкүмәте торак милекчеләре җыелышларын электрон формада уздыру турындагы карарны раслаган.

    2021 елның беренче кварталында Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында яңа сервис барлыкка киләчәк, ул торак милекчеләре җыелышларын читтән торып электрон формада үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. 2021 елның 28 гыйнварында Россия хөкүмәтенең “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтүне тәэмин итүче федераль дәүләт мәгълүмат системалары турында”гы карарына (№861, 24.10.2011 ел) шул хакта үзгәрешләр кертелгән.

    Хәзер порталда милекчеләр кабул иткән карарларны һәм тавыш бирү нәтиҗәләре турында мәгълүматны куеп булачак. Бу сервис йортта яшәүчеләргә җыелышлар үткәрелү турында автомат рәвештә хәбәр итәчәк һәм беркетмәләрне электрон формада саклаячак.

    Моннан тыш, бердәм портал ярдәмендә читтән торып тавыш бирүгә куелган мәсьәләләр буенча кабул ителгән карарлар нигезендә, биналар милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсен формалаштырырга мөмкинлек туачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: