Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Салымын вакытында түләмәгән баулыларны нәрсә көтә?

    3 декабрьдә 2017 ел өчен физик затлар салымнарын түләү вакыты төгәлләнде. Тик салымнарын түләргә өлгермәгән кешеләр дә бар. Аларны нәрсә көтә?

    Иң беренче чиратта – салым түләү көне узганнан соң, РФ Салым кодексының 75нче маддәсе нигезендә, пеня түләү каралган. Аның күләме Россия Федерациясе үзәк банкының рефинанслау ставкасының 1/300 размерында билгеләнгән.

    Аннары салым түләү вакыты узганнан соң, салым органы биш эш көне эчендә физик затның салым буенча бурычы барлыгы турында документ әзерли һәм аңа салым, пеня, штраф, процентлар түләү таләбен юллый.

     Салым бу очракта да түләнмәсә, бурычны түләттерү буенча барлык чаралар кулланыла. Бурыч гражданинның милегеннән, шул исәптән банк счётларындагы акчасыннан суд тәртибендә түләттерелә (әлеге чара эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнмәүче гражданнарга карата кулланыла). Суд приставлары-башкаручылар бурычлының акчасын түләттерә, милегенә арест сала, теркәү гамәлләренә чикләү билгели, һәм хәтта бурычлының Россиядән чит илгә чыгуын да чикли ала.

    Салымын вакытында түләмәгән кешегә бурычның җиде проценты күләмендә (кимендә 1000 сум) башкару җыемы да түләргә туры киләчәк.

    Бурыч күләме 25 мең сумнан артмаса, салым органы бурычны түләттерү документларын, бурычны түләтү өчен, салым түләүчегә хезмәт хакы, пенсия яки стипендия түләүче эш бирүчегә дә юлларга хокуклы.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: