Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылы ахырга кадәр барган

    Баулы кешесе иминият компаниясенә иминият акчасын өстәмә түләттерү турында дәгъва белән Баулы шәһәр судына мөрәҗәгать иткән.

    Узган елның августында юл-транспорт һәлакәтендә Баулы кешесенең автомобиленә механик зыян килгән. Автомобиль иминиятләштерелгән булган.

    Гражданин иминият компаниясенә иминият очрагы килеп чыгу һәм иминият акчасын түләү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Иминият компаниясе очракны иминият очрагы дип тапкан һәм 129 мең сум күләмендә акча түләгән.

    Машина хуҗасы иминият акчасы күләме белән килешмәгән һәм, автомобилен торгызу бәясен билгеләү өчен, эксперт оешмасына мөрәҗәгать иткән, аның бәяләве буенча китерелгән зыян 229 мең сумга якын тәшкил иткән.

    Иминият компаниясе иминият акчасын өстәмә түләү турындагы дәгъваны үз теләге белән канәгатьләндермәгән. Шуннан соң, Баулы кешесе судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән, анда иминият компаниясеннән өстәмә түләү, штраф, мораль зыянны компенсацияләүне һәм суд чыгымнарын түләтүне сораган.

    Суд, эш материалларын өйрәнгәннән соң, шул исәптән суд экспертизасы бәяләмәсен (аның буенча автомобильне ремонтлау бәясе 193 мең сум тәшкил иткән), тикшергәннән соң, дәгъва таләпләрен өлешчә канәгатьләндергән һәм гариза бирүче файдасына 63,7 мең сумны өстәмә рәвештә түләткән, шулай ук суд тарафыннан кулланучы файдасына бирелгән сумманың 50 проценты күләмендә штраф, мораль зыянны һәм дәгъвачының суд чыгымнарын түләткән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: