Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы хатын-кызлары ир-атларга һөҗүм итә

    Баулы шәһәр суды Баулыда яшәүче ике хатын-кызга хөкем карары чыгарган. Аларны кеше үтермәкче булуда гаепле дип тапканнар.

    Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов Баулы-информ редакциясенә әлеге эшләр турында тулырак мәгълүмат бирде.

    Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның сентябрь аенда 34 яшьлек хатын, үз фатирында исерек хәлдә, ире белән әрләшкән. Җәнҗал вакытында ул өстәлдән пычак алып, зыян күрүчене үтерәм дип, өч тапкыр пычак белән кадаган. Канга баткан ирне авыр хәлдә район үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күрүче бары тик квалификацияле медицина ярдәме вакытында күрсәтелү аркасында гына исән калган.

    Һөҗүмчене тоткарлаганнар һәм полициянең дежур частена китергәннәр. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган һәм ирен үтерергә теләмәвен, ә бары шул рәвешле үз-үзен яклавын аңлаткан. Әмма аның дәлилләре расланмаган.

    Баулы шәһәр суды хөкем ителүчене җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә алты елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары чыгарганда хатын-кызның үз гаебен тануы, шулай ук аның балигъ булмаган баласы булуы да исәпкә алынган.

    Тагын бер шундый очрак узган елның көзендә булган. Баулыда яшәүче хатын-кыз, исерек хәлдә, абыйсы белән ызгышкан вакытта аңа пычак кадаган. Тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таныган. Баулы шәһәр суды карары белән хөкем ителүче җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа өч ел сынау срогы белән ике ел да алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән. Хөкем ителүче махсуслаштырылган дәүләт органы хәбәреннән башка яшәү һәм эш урынын үзгәртмәскә, ай саен әлеге органга килеп, теркәлергә тиеш.

    Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы шәһәр суды карары белән килешкән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: