Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Туган якны ана телендә данладылар

Республиканың һәм районның юбилейларына багышлап, мәктәпкәчә тәрбия учреждениеларына йөрүче балалар арасында туган як темасына багышланган районкүләм шигырь бәйгесе үткәрелде.

Конкурс “Аленка” балалар бакчасында үтте һәм анда шәһәр һәм авыл балалар бакчаларында тәрбияләнүче егермеләп бала катнашты.

 “Һәр кешенең йөрәгендә үз туган иле” дип исемләнгән бәйгедә яңгыраган һәр чыгыш иҗади якын килеп, зур тырышлык белән әзерләнгән. Үз милләтенең милли киемнәрен кигән нәниләргә карап, сокланмый мөмкин түгел, алар нәкъ курчак шикелле. Биредә татар, удмурт, чуваш, рус милли киемнәрен кигән балаларны күрергә мөмкин иде.

Балаларның һәр чыгышы кабатланмас булды. Балалар бакчасында озак еллар тәрбияче булып эшләүче Рәйсә Сөнгатуллина, туган телгә мәхәббәт нәкъ менә шигырьләр, әкиятләр аша килә ди.

– Һәркемгә үз ана теле кадерле, – дип сөйләде ул безгә. – Мин балалар белән утыз елдан артык эшлим. Шуның унике елын нәкъ менә татар теле тәрбиячесе буларак. Балаларыбызда туган телгә булган мәхәббәтне үстерергә, телебезне хөрмәт итәргә, аралашырга өйрәтергә тырышабыз. Бүгенге бәйге дә шуның ачык мисалы. Шуны да әйтергә кирәк, безнең хезмәтебез юкка түгел, балалар татар телендә матур итеп аралаша, шигырьләр сөйлиләр, кыска гына әкиятләрне сәхнәләштерәләр. Ә бу алымнар телне өйрәтүнең төп нигезе булып тора.

Бәйге барышында Баулы районында яшәүче төрле милләтләр телләрендә шигырьләр яңгырады. Жюри әгъзаларына иң оста сөйләүчеләрне сайлап алу да җиңел булмады.

– Балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре үз эшләрен елдан-ел камилләштерә баралар, – диде бәйге барышында жюрида бәя биргән Рәзинә Шараева. – Сокланып та, сөенеп тә карап утырдым. Бәйге таләпләре буенча, балалар ТАССРның 100 еллыгына, районның 90 еллык юбилеена атап язылган шигырьләр сөйләргә тиеш иде. Барысы да таләпләрне үтәгәннәр. Бигрәк тә шәһәр бакчалары актив булды. Авыл бакчаларында тәрбияләнүчеләргә кыюрак булырга кирәк дияр идем. Күренеп тора, тәрбиячеләр ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә торып бергә эшлиләр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча “Виктория” балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Айгөл Рәшитова гран-при иясе булды. Рус телендә шигырь сөйләүчеләр арасында беренче урынны алты яшьлек Амелия Сибгатова (“Аленка” ) белән дүрт яшьлек Диана Габдрәхимова (“Бәләкәч”) бүлештеләр. Шигырьләрне татар телендә сөйләүчеләр арасында беренче урын алты яшьлек Дилә Гәрәевага (“Колокольчик”) бирелде.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев