Татар Кандызы авылында тавыш бирүче Раушания Хәлиуллина: “Сайлау көнен көтеп алдык”
Төп тема

Татар Кандызы авылында тавыш бирүче Раушания Хәлиуллина: “Сайлау көнен көтеп алдык”

Татар Кандызы авылында 1052 сайлау участогы урнашкан. Биредә иртәнге сәгатьләрдән үк Дәүләт Думасына депутатлар сайлау эше оешкан төстә бара.

Татар Кандызы авылының сайлау участогында 485 кеше тавыш бирергә тиеш. Шуларның бишесе быел тәүге тапкыр үзләренең тавышларын бирәләр.

– Сайлауларга кеше актив катнаша, 485 кешедән 44 өйләренә барып сайлатачакбыз, – дип хәбәр итте сайлау участогы рәисе Зөлфия Якупова. 

Фотода - Раушания Хәлиуллина
Фотода - Раушания Хәлиуллина

– Сайлау көнең көтеп алдык. Үзебезнең тавышны бирдек, чөнки Дәүләт Думасына депутатлар сайлау – ул мөһим чара, – дип сөйләде тавыш бирү участогыннан чыгып барышлый Раушания Хәлиуллина. –  Гражданлык бурычын үти алуыбызга бик шат.


Нет комментариев