Кызылъяр авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Физкульт-сәлам!» дип исемләнгән спорт чарасы оештырды. Спорт уеннары 14 августта билгеләп үтеләчәк физкультурачылар көненә багышланды.
Сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән спорт бәйрәме балалар өчен чын спорт ярышына әверелде. Хәрәкәтле уеннар башланганчы уенда катнашучы балаларга район данын республика һәм илкүләм яклаган Баулы спортчылары хакында кыскача мәгълъмат бирелде, физкультурачылар көненең килеп чыгышы тарихын аңлатып үттеләр. Уеннар физкультминут белән башланып китте. Туп белән эстафета, капчык киеп ярышу, ераклакка сикерү һәм йөгерүдә ярышлар – барысы да нәни спортчылар күңеленә хуш килде.
“Мин һәр оештырылган чарада катнашырга тырышам, бигрәк тә спорт уеннарын яратам, – ди Эмиль Габидуллин. – Бүген бик күңелле булды. Каникулның тагын бер көне файдалы булып узды.”
“ Миңа туп белән булган ярышлар ошый, – ди Данис Миннуллин. – Бүген без рәхәтләнеп ял иттек, уйнадык. Уеннарда катнашкан өчен бүләкләр дә бирделәр. Оештыручы апа-абыйларыбызга рәхмәт”
Индира Сәйфуллина
Фото: Кызылъяр авыл мәдәният йорты
Нет комментариев