Исергәп халкы тарихи бәйрәмгә җыелды
Бүген Исергәп авылында борынгы, милли ризык – күзикмәккә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәм авылның имам-хатыйбы, тарихчы Камил Шәмсуаров идеясе аша авыл җирлеге, мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре тырышлыгы белән тормышка ашырылды.
“Тау – Кыйбла” чишмәсе тирәсе авыл халкы, килгән кунакларның күңелле очрашу-күрешү мизгелләреннән шаулап торды. Өлкәнрәк һәм урта яшьтәге авыл апалары һәрберсе тәмледән-тәмле, төрледән-төрле күзикмәк, чәй ризыклары да пешереп алып килгән иде. Алар арасында озак еллар колхозда, соңрак балалар бакчасында пешекче булып эшләгән Гөлнур Зарипова да бар иде. Ул да үзе белгән рецепт белән йомыркадан һәм катык күзикмәкләре пешереп китергән.
– Күзикмәк халкыбызның борынгы ризыкларыннан берсе, – дип сөйләде Гөлнур апа. – Аны пешерү дә гади генә. Без гомер-гомергә катык күзикмәген яратып пешердек. Бер утырып чәй эчәрлек күзикмәк пешерү өчен мин 3 аш кашыгы катык, 3-4 йомырка, бераз гына чәй содасы һәм тоз салып, йомшак кына камыр басам. Камыр бик йомшак та булмасын. Камырны сак кына берничә кисәккә бүлеп, уклау белән җәеп, майлы табада ике ягын да кыздырам. Бик тәмле килеп чыга. Шулай ук йомырканыкы, без аны күкәй күзикмәге дибез инде, бик тәмле була чәй янына.
– Күзикмәкне миңа килен булып төшкәч, кайнанам пешерергә өйрәтте, – дип сөйләде Дания апа Сөләйманова. – Безнең яшьтәге кешеләр күзикмәкне бер төрлерәк пешерә инде. Гөлнур сөйләгән рецептка мин әз генә шикәр комы да салам. Бүгенге бәйрәм бик матур һәм истәлекле, күңелле итеп оештырылган. Балалар өчен бик кызыклы. Менә шундый эчтәлектәге бәйрәмнәрне күбрәк оештырырга кирәк тә.
Район һәм Исергәп авылы мәдәният йортының үзешчән артистлары чыгышлары бәйрәмне тагын да күңеллерәк итте.
Күзикмәк бәйрәме балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә гаять кызыклы булды. Камил Шәмсуаров сөйләгән “Күзикмәк” бәйрәме тарихы, Зинура апа Гарифуллинадан тагын бер күзикмәк пешерү рецепты һәм әлеге ризыкка багышланган шигырьләрне тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев