Баулының “Ак калфак” җитәкчесе эшлекле сәфәрдә Үзбәкстанда булды
Төп тема

Баулының “Ак калфак” җитәкчесе эшлекле сәфәрдә Үзбәкстанда булды

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Үзбәкстанда узды. Эшлекле дә, кызыклы һәм ерак сәфәрдә Татарстаннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән дә хатын-кызлар катнашты. Баулы районы “Ак калфак”лары исеменнән Римма Яруллина барды.

Утырышта катнашучылардан торган делегация Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә Сәмәрканд һәм Бохара шәһәрләрендә булды. Бохара шәһәренең татар-башкорт үзәгендә “Ак калфак” оешмасының бик матур очрашуы узды. Биредә Бохара татарларының эшчәнлеге белән танышу оештырылды. Чараның максаты – мәгърифәтче, галим Шиһабетдин Мәрҗани эзләре буенча йөреп, аның биографиясен тагын да тирәнрәк өйрәнү. Гомумән, эшлекле сәфәр кысаларында күренекле шәхесләрне, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихны барлау күз уңында тотылды.

– Сәмәрканд шәһәренә якынча 2700 ел, зур тарихлы шәһәр. Ул Согдиананың борынгы башкаласы, Аксак Тимер империясе, бүгенге көндә Үзбәкстанның иң зур шәһәрләренең берсе. Сәмәрканд гасырлар буена Бөек Ефәк юлының иң зур һәм мөһим үзәк тукталышларының берсе булган. Кытайдан Көнбатышка табан юл алган сәүдә кәрваннары монда тукталып, ефәк, фарфор, тәмләткечләр һәм башка товарлар белән алмашкан. Уңайлы географик урнашуы, бай һөнәрчелеге һәм мәдәниятләрнең үзара аралашуы аркасында шәһәр Көнчыгышның чәчәк атучы сәүдә һәм фән үзәгенә әверелгән. Әмир Тимер заманында бу бөеклек тагын да ныгып, бүгенге көнгә кадәр сакланган гаҗәеп архитектура һәйкәлләрен калдырган, – дип сокланып үз хисләре белән уртаклашты Римма ханым сәфәре хакында. – Аксак Тимер (Тамерлан, Әмир Тимер) Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендәге Гүр-Әмир (Гур-Эмир) төрбәсендә күмелгән. Без ул төрбәдә булдык, Әмир Тимерның каберен күрдек. Гомумән, Сәмәркандта борынгы мәчетләр, мәдрәсәләр, мавзолейлар искиткеч күп. Берсеннән-берсе матурлар! 9-15нче гасырларда төзелгән бу биналар бүгенге көндә дә ялт итеп, күзнең явын алып торалар.

“Ак калфаклар”ның сәфәре ике көн Сәмәркандта булганнан соң, алар Бохарага юл алган. Бохара да иң борынгы, тарихи шәһәрләрнең берсе.

– Бохарада күп йөрдек, күпне күрдек, сокландык! Бохара турында бик күп сөйләргә мөмкин, – ди Римма Яруллина. – Сәяхәт итеп күргәннәрнең төп өлешләрен генә булса да телгә аласым килә. Бу бит чын тарихи җирләр. Пои-Калян ансамбле – ул Бохараның визит карточкасы. Биредә данлыклы Мәһабәт Калян манарасы (XII гасыр) урнашкан. Аны Чыңгызхан да гүзәллеге каршында баш иеп, җимермичә калдырган дигән риваять бар. Арк цитаделе: Шәһәр эчендәге шәһәр булып саналган, элеккеге Бохара әмирләренең мәһабәт кышкы резиденциясе-крепосте. Ляби-Хауз мәйданы – ул гүя шәһәр тормышының үзәге. Биредәге зур сулык (хауз) тирәсендә борынгы мәдрәсәләр һәм гасырлык тут агачлары урнашкан. Чор-Минор мәдрәсәсе – дүрт зәңгәр гөмбәзле манарасы булган бик үзенчәлекле һәм матур бина. Исмаил Самани төрбәсе – ул IX-X гасырларга караган, көйдерелгән кирпечтән тиңдәшсез геометрик бизәкләр белән салынган Көнчыгыш архитектурасы шедевры булып санала. Минем һөнәрем медицина белән бәйле буларак, бик кызыклы фактка да юлыктым: дөньядагы иң беренче табиб – Әбүгалисина Бохарага якын Афшана дигән җирлектә 980 елда туган. Ул медицина, философия, астрономия, математика буенча 450дән артык хезмәт язып, кешелеккә мирас итеп калдырган бөек шәхес. “Табиблык фәне кануннары” дигән хезмәте Көнчыгышта һәм Европада медицинаның алга китүенә зур йогынты ясаган. Экскурсияләр оештыручы гидыбыз Шәрәфетдин исемле кеше бик күп мәгълүмат бирде. Бохара мәчетләре, мәдрәсәләре белән дә данлыклы шәһәр. Татарның күренекле галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди ерак юлларны үтеп, мәшһүр Бохара мәдрәсәләрендә дини һәм дөньяви белем алганнар. Димәк, Бохарада татар эзләре бар, шул эзләргә басып, без дә йөрдек!

 

 


Нет комментариев